Син, мөгаен, бүген мине төштә күреп…

Син, мөгаен, бүген мине төштә күреп
Уянырсың. Күңел шулай сизә.
Сәер. Шушы мәлдә тышта кыш сулышы
Көзнең суынмаган эзләренә ак кар тезә…

Син дә шулай. Суынмаган хатирәләр төсен
Яңа кичерешләр белән күмеп
Үткән идең. Сәер тәңгәллек бу. Сизәсеңме?!.
Таң беленә бәгырьләрне телеп…

«Мин бәхетле итә… алмыйм сине!..» дигән
Сүзләреңнән тыным буды үпкәм…
…Яратмавың дидем. Ялгышканмын.
Син үзеңчә… Яраткансың икән!..

Инде хәзер…Җә, оныттым, диген. Алда. Алдан. Күнәм.
( Аералмыйм һаман көнне төннән…)
Тик… синең җанда сөю булып янган
Мин бердәнбер идем. Шуны беләм!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт